Барлык яңалыклар
Новости
2 декабрь , 11:00

Эх кымызы , кымызы да, бу кызымызга ни җитә!

Бөтен Русия буйлап эре сәүдә челтәрләре магазиннары киштәләрендә Бәләбәйнең брендлы продукциясе – сыр, бальзам белән Вадим Шипицын предприятиесендә җитештерелгән кымыз продукциясен дә күрергә була.

Эх кымызы , кымызы да, бу кызымызга ни җитә!
Эх кымызы , кымызы да, бу кызымызга ни җитә!

Тәмле, шифалы эчемлекне шулай ук безнең шәһәрнең эре һәм вак сәүдә нокталарында да сатып алырга мөмкин. Ел саен, бизнесменның әйтүенә караганда, табигый әйберләр – сыер сөте һәм бал  кулланып чыгарылучы әче сөт продуктына сорау арта. Предприятие аны берничә ел Казахстанга чыгара. Продукцияне Үзбәкстанга  озатуга документлар эшләнеп бетеп килә.  Күптән түгел республиканың Экспортны яклау үзәге һәм Уфада Русия экспорт үзәге вәкиллегеннән вәкилләр кымыз производствосында булганнар, алар эшкуарга халыкара базарга чыгу җәһәтеннән җентекле консультация биргәннәр.

  – Көн саен без өчтән алты тоннага кадәр кымыз продукты җитештерәбез. Зур партияләр белән Мәскәүгә җибәрәбез. Гадәттә яңа ел һәм башка бәйрәмнәр алдыннан, шулай ук җәйге айларда продукт күпләп сатыла, – дип сөйләде Вадим Александрович.

Әче сөт продуктын әзерләгәндә эшкуар хуҗалыгы чималы файдаланыла. Репьевка фермасында 150дән артык ат һәм шулкадәр үк сыер тотыла. Шулай ук К. Иванов исемендәге кооперативтан, “Весна” җәмгыяте, “Северная Нива Башкирия” җәмгыятеннән эшкәртүгә сөт китерелә.

 – Бал үз умарталыгыбыздан. Күпмедер өлешен республика умартачыларыннан сатып алабыз, – дип аңлатты Вадим Шипицын.

Кымыз производствосы начальнигы Руслан Аллебердин безнең өчен предприятие цехлары буйлап –  сөтне кабул итү пунктыннан алып әзер продукцияне төрү линиясенә кадәр экскурия оештырды. Безне аеруча гаять олы ике чан кызыксындырды, аларда шифалы эчемлекнең чираттагы партиясен җитештерер өчен дүрт көн буе оеткы әзерләнә. Без шулай ук предприятие лабораториясендә, әзер продукция складында булдык.

 – Күптәннән кымыз продукциясе чыгару күләмен арттыру нияте белән  яшибез, әмма моның өчен производство мәйданы җитми. Аеруча әзер продукцияне бүлү һәм  саклау өчен, ул бит кулланучыларга озатканга кадәр җитлегергә тиеш. Район хакимияте безгә бу мәсьәләне уңай хәл итәргә ярдәмгә килер  дип өметләнәбез, – дип уртаклашты планнары белән Вадим Шипицын.

Бүген предприятиедә даими 20ләп кеше эшли. Бар җирдәгечә, монда хезмәт дисциплинасын үтәгән һәм эшкә бар күңелен биргән кардрларның кадерен беләләр. Әйтик, производство начальнигы Руслан Аллабердин монда гади эшче булып эшли башлаган. Кыска вакытта яшь кеше эшнең бөтен серләрен үзләштергән һәм фирмалы продукция чыгаруда предприятие директорының ышанычлы ярдәмчесенә әйләнгән.

Римма Солтанова.

 Елена Петрова фотолары.

Эх кымызы , кымызы да, бу кызымызга ни җитә!
Эх кымызы , кымызы да, бу кызымызга ни җитә!
Эх кымызы , кымызы да, бу кызымызга ни җитә!
Эх кымызы , кымызы да, бу кызымызга ни җитә!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: