Барлык яңалыклар
Новости
2 декабрь , 15:00

Мәтәүбаш мәктәбенә – яңа тәрәзәләр!

 Мәтәүбаш авыл советы авыл биләмәсендә ППМИ-2025 проектын ачыклау максатында яшәүчеләрнең беренче җыелышы булды.

Мәтәүбаш мәктәбенә – яңа тәрәзәләр!
Мәтәүбаш мәктәбенә – яңа тәрәзәләр!

Урындагы хакимият башлыгы  вазыйфасын үтүче, җыелыш рәисе Игорь Борисовның әйтүенә караганда, авылдашларга  күпчелек яшәүчеләрнең ихтыяҗларына җавап бирә торган проектны ачыкларга һәм  сайларга кирәк булган. Дүрт проект тәкъдим ителгән. Хәзер яшәүчеләрдән сораштыру ярдәмендә җиңүче проект ачыкланачак.

Әмма алдан фикерләшкәндә күп кеше “Мәтәүбаш авыл мәктәбенең беркадәр тәрәзә блокларын  алыштыру буенча капиталь ремонт” проектын хуплаган. Декабрь уртасына кадәр халыктан сораштыру нәтиҗәләре буенча Мәтәүбаш авыл советы авыл биләмәсе яшәүчеләре ППМИ-2025 республика конкурсында катнашачак проект расланачак.

Мәтәүбашлылар авылны төзекләндерү мәсьәләсенә һәрвакыт җитди карыйлар.

Любовь Иванова әзерләде.

Фото: Мәтәүбаш авыл советы биләмәсеннән.

Мәтәүбаш мәктәбенә – яңа тәрәзәләр!
Мәтәүбаш мәктәбенә – яңа тәрәзәләр!
Мәтәүбаш мәктәбенә – яңа тәрәзәләр!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: