Барлык яңалыклар
Новости
3 декабрь , 13:00

Бәхетле гаилә нәрсәдән тора?

Бәләбәйнең “Гаилә” районара үзәгендә әти-әниләрен алыштырган һәм балалар кабул итеп тәрбияләүче ата-аналар өчен “Бәхетле гаилә кушылучылары” форумы узды.

Бәхетле гаилә нәрсәдән тора?
Бәхетле гаилә нәрсәдән тора?

Бу чара алыштыручы  ата-аналар, социаль өлкә белгечләре арасында тәҗрибә уртаклашу һәм җәмәгатьчелек игътибарын ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан калган балаларны гаиләгә урнаштыру мәсьәләләренә җәлеп итү максатында оештырылды.

Форумда көнүзәк ата-аналар компетенциясен күтәрү һәм алыштыручы гаиләләрне яклау темалары каралды. Башкортстан Республикасының гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Ирина Небогатова  чараны ачты, Бәләбәй районы хакимияте башлыгы урынбасары Александр Смородин сәламәләү сүзе белән чыкты.

Үзәк директоры Наталья Лаврова әлеге форумны уздыру идеясен сөйләде, бала кабул итүче ата-аналар мәктәбенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Моннан тыш,  әйдәүче белгечләр белән бу эшне дәвам итәргә планлаштырдылар.

Очрашуда катнашканнар “авырткан” проблемалар турында сөйләшә, тәҗрибәләре белән уртаклаша һ.б. алдылар.

Форум  кунакларына  “Гаилә” үзәге буйлап экскурсия оештырылды. Чара тәмамлангач, министр урынбасары ата-ана каравыннан калган балалар һәм ятим балалар бүлегендә булды, балалар һәм педагоглар белән аралашты.

Наталья Лаврова сүзләренә караганда, форум барлык катнашучылар өчен дә әһмиятле  булган. Чара янә ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан калган балаларны гаиләгә урнаштыруның мһһимлегенә басым ясаган.

Регина Иванова әзерләде.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: