Барлык яңалыклар
Новости
3 декабрь , 11:00

Милли җанлы балалар үсә

Узган якшәмбедә “Төмәнәк” татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәгендә (Туймазы шәһәре) Русиядә Гаилә елы уңае белән “Татар малае-2024”, “Татар кызчыгы-2024” төбәк конкурсы узды. Башлангыч сыйныфларда укучы малайлар һәм кызлар арасында үткән әлеге күңелле чарада Туймазы, Бәләбәй шәһәрләреннән һәм Ярмәкәй, Шаран  районнарыннан  бәләкәй балалар катнашып, үзләренең милли гаиләдә милли җанлы булып үсүләрен күрсәттеләр .

Милли җанлы балалар үсә
Милли җанлы балалар үсә

Бәләбәйдән  татар гимназиясенең 2 нче сыйныфында  укучы Солтан Хәбибрахманов (укытучысы Рәсилә Музипова) белән 1 нче сыйныф укучысы Сабина Галиуллина (укытучысы Рита Ануфриева) катнашып, уку оешмасының намусын лаеклы якладылар.

Конкурста катнашучы балаларга дүрт бирем (үзең белән таныштыру,  сәләтеңне күрсәтү, милли ризык әзерләү һәм аны тәкъдим итү, йола күрсәтү) үтәргә туры килде һәм, әйтергә кирәк,  бу үзенә күрә бала белән әнине, әтине якынайткан, гаиләнең абруен күтәргән бер күңелле бәйрәмгә әйләнде. Һәр катнашучы әнисе белән бергә милли ризык әзерләп алып килеп, аның турында сөйләп, халкыбызның кунакчыллыгын, осталыгын күрсәтте.

Нинди дә булса  бер күркәм йоланы күрсәтү биреме  аеруча күңелләргә хуш килде.  Ярмәкәйлеләр сабантуй күренеше белән чыксалар, туймазылар себерке бәйләү йоласын күрсәттеләр.Ә  Бәләбәйдән  Солтан белән  Сабина яклау төркеме белән бергә (әти-әниләр, укытучылары, гармунчы Әдһәм Шәймөхәмәтов,  конкурста  катнашуны оештыручы Бәләбәй “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Галия Әхмәтшина) сабантуйга бүләк җыю күренешен күрсәтеп (рәхмәт төшкереләре, колгасына, йомыркасына кадәр алып бардылар),  татар халкының онытыла төшкән йоласын яңартып җибәрделәр.

Жюри безнең төбәктә беренче тапкыр үткәрелеп,  анда катнашкан 12 баланы да төрле номинацияләрдә җиңүчеләр итеп таныды һәм һәркайсына дипломнар, бүләкләр  тапшырды. Шулай итеп, Галиуллина  Сабина – “Иң талантлы кыз”, Солтан Хәбибрахманов  исә “Милли традицияләрдә тәрбияләнгән малай” номинацияләрендә җиңүчеләр булдылар.

 Әйе, әле бу балалар кыюсыз, беренче тапкыр тамашачы алдында чыгыш ясаулары. Әмма алар инде башкаларны да күреп, үзләрен дә күрсәтеп, беркадәр тәҗрибә тупладылар, бер-берләре белән таныштылар, аралаштылар.

 – Бу чараның әһәмияте бик зур.  Беренчедән, бу туган телебезне үстерү, күркәм йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне яңарту, аларны яшәтүгә тагын бер адым булса, икенчедән, оялчан гына балалар чара барышында  әртис булып ачылып киттеләр, күңелләрендә мин татар малае, мин татар кызы дигән тойгы ныгый төште,  – дип тәэсоратларын уртаклашты Галия ханым. –  Чараны әзерләүгә, аны үткәрүгә үз өлешен керткән һәркемгә, әлбәттә, балаларның әти-әниләренә, укытучыларына мең рәхмәт. Конкурста катнашу теләген хуплап күтәреп алган татар гимназиясе директоры Дамир Фәнис улына аерым рәхмәт.

Милли үзаңны үстерүне,  туган телебезне саклауны максат итеп куйган  “Татар малае” , “Татар кызчыгы”  конкурсының дәвамлы булачагына өметләник.

Зәйфә Салихова.

 

Милли җанлы балалар үсә
Милли җанлы балалар үсә
Милли җанлы балалар үсә
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: