Барлык яңалыклар
Новости
4 декабрь , 15:00

Кичә бер сәгать 20 минутта республика башлыгы адресына 6500 мөрәҗәгать килде!

Туры бәйләнеш вакытында төбәк җитәкчесенә  тормышның барлык өлкәләренә дә – икътисад үсеше, шәһәрләр  инфрастурктурасы, транспорт белән тәэмин ителеш, халыкка социаль һәм медицина хезмәте күрсәтъ, МХОда катнашучыларның гаиләләренә һәм махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм һ.б. –  кагылган  төрле сораулар яуды.

Кичә бер сәгать 20 минутта республика башлыгы адресына 6500 мөрәҗәгать килде!
Кичә бер сәгать 20 минутта республика башлыгы адресына 6500 мөрәҗәгать килде!

Бәләбәй районында яшәүчеләр республика башлыгына көнүзәк сораулар биреп, шулай ук активлык күрсәттеләр. Нигездә алар район юлларына һәм Бәләбәй, Приют микрорайоннарындагы юлларга кагылды. Бөтен мөрәҗәгатьләр дә өйрәнелә һәм  оператив рәвештә тиз арада карар кабул итү өчен   муниципалитетларга тапшырыла.

Атап әйткәндә, Приют поселогында тимер юл аша юл үткәргечне яңартып кору турында сорауга Бәләбәй районы хакимиятенең мәгълүмат бүлеге 2022 елдан Приютта юл үткәргеч арытаба аны реконструкциягә кертү өчен БР Юл хуҗалыгы идарәсенә  тапшырылды, дип җавап бирде. Проект документациясе  әзер. Ремонт эшләрен уздыру сроклары турында якын вакытта БР Юл хуҗалыгы идарәсе белгечләре җиткеәчәкләр.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: