Бәләбәйдә яшәүче ханым иренең алгы сызыкта очратып тәрбияләгән этне кайтаруда ярдәм итү үтенече белән ирекмәннәргә мөрәҗәгать итә. Арей медицина батальоны өчен бер таяныч була, сугышчылар белән окопларда яши, хәрби биремнәргә бара. Ләкин сугышчылар күреп тора, алгы сызыкта эткә җиңел түгел, шуңа күрә хәрби хезмәткәрләр аны ничек хәвефсез урынга илтү турында уйлый башлыйлар. “Волжский” позывнойлы батальон командиры Арейны Бәләбәйгә үз гаиләсенә җибәрергә карар иитә.
Яугирнең хатыны төрле оешмаларда озак ярдәм эзли, әмма уңышсыз. Урындагы газетада ул Курскида Халык фронтының Яшьләр командасы эшләве турында укый һәм аларга язарга була. Ирекмәннәр ярдәм итәргә вәгъдә бирәләр.
Арейның сәяәхәте Белгородта башлана, анда аны яугир “Волжский” китерә. Аннары ирекмәннәр этне каршы алып, поездда Курскига озаталар, ә анда аны Башкортстаннан гуманитар миссиясендә катнашучылар каршы алалар. Алар этне командирның хатынына кайтарып җиткерәләр.
– Арейга сугыш линиясеннән безнең төбәккә кадәр берничә мең чакрым үтәргә туры килде. Курскига кадәр поездда ул үзе генә бара, ә аннары Мәскәүгә һәм Башкортстанга. Без аның белән Приют станциясенә кадәр килдек, ә аннан машинада- Бәләбәйгә. Бу эт – герой, юлда түземле булды. Без бу вакыйгада ярдәм иткән төрле төбәкләрдәге яшьләргә рәхмәтлебез, – дип сөйләде Халык фронтының Яшьләр командасы координаторы Рөстәм Сәлахетдинов.
Бәләбәйдә этне яугирның хатыны белән ике баласы шатланып каршы алалар, хәзер алар гаилщ башлыгы-әтиләренең Җиңү белән кайтуын түземсезлек белән көтәләр.
Регина Фәизова әзерләде. Халык фронты фотосы.