– Йөкләмәләр бирү – һәрбер җитәкченең төп эше. Ә Радий Хәбиров йөкләмәләрне район, шәһәрләргә эш сәфәре белән барганда бирә. Ягъни ул анда урындагы халык белән очраша, аларның проблемаларын үз күзләре белән күрә һәм шунда ук башкарма властька аны хәл итү юлларын эзләргә йөкләмә бирә. Әмма монда тагын да бер үзенчәлекне атап үтәсем килә: Радий Фәрит улы бу хәлләрне үз контроленә ала. Чыгышы вакытында ул үзе дә моны ассызыклады. Ул әйткән икән — димәк, бу мәсьәлә, һичшиксез, хәл ителәчәк.
Районнарга эш сәфәре вакытында ул шунда ук хәл ителәсе проблемаларны да күрә, ә кайберләренә берничә ел да кирәк булырга мөмкин. Бу җәһәттән Башкортстан Башлыгы республика халкына сабыр булулары өчен рәхмәтләрен дә белдерде.
Әлбәттә, республика Башлыгы эшчәнлеге нәтиҗәләрен халык күрә. Монда бернинди дә гаделсезлек булырга мөмкин түгел. Әмма шушы берничә сәгать эчендә генә дә Радий Хәбировка бик күп мөрәҗәгать килүен исәпкә алсак, халыкның аңа, чыннан да, ышануын күрәбез. Димәк, ул әйткән йөкләмәләрнең үтәләчәгенә халык шикләнми.
Чыганак: “Кызыл таң”