25 ноябрьдән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр дәүләт урман инспекторлары хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән бергә законсыз чыршы кисүгә юл куймау өчен урманнарда тәүлек әйләнәсенә патрульдә торачаклар, аларны гомум кулланылыштагы юллардан ташуны күзәтүче стационар постлар булдырачаклар. Искәртү чаралары ылыслы агачларны саткан урыннарда да оештырылачак.
“БХ” белешмәсе
Гамәлдәге канунияткә ярашлы яңа ел чыршыларын законсыз кискән өчен адмнистратив һәм җинаяти җаваплылык карала. Гражданнар өчен штрафлар күләме – 3тән 4 меңгә кадәр, вазыйфалы кешеләр өчен – 20-40 мең, юридик шәхесләр өчен – 200 дән 300 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Әгәр агач механизмнар, үзйөрешле машиналар һәм башка техника ярдәмендә үзбелдегең белән әзерләнгән, яки агач урман-парк зонасында киселгән икән, гражданнарны 5 меңгә, юридик шәхесләрне 500 мең сумга кадәр штраф көтә, чыршы һәм хокук бозу өчен кулланган корал тартып алына.
Римма Солтанова.