Өчтән 17 яшькәчә балалар, сәламәтлек мөмкинлекләрне чикле, ятимнәр һәм ата-ана каравыннан калган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән, СВОда катнашучыларның гаиләләреннән, Белгород, Брянск һәм Курск өлкәләрендә яшәү урынын ташлап китәргә мәҗбүр булган гаиләләрдән балалар акциядә катнашучылар булырга мөмкин.
Теләк белдерү өчен «Елка желаний.рф» сайтына керергә һәм “Стать мечтателем” төймәсенә басарга, теркәлергә, категорияне раслаган документларны теркәргә, мәсәлән, тәгаенләнгән түләүләр һәм льготалар турында белешмәләр, кирәк. Әгәр катнашу шартларына берничә бала туры килсә, анкетаны һәр балага аерым тутырырга.
Теләсә кем акция партнеры һәм теләкләрне үтәүче була ала. Һәркемнең ярдәмгә мохтаҗларга шатлык һәм тылсым бүләк итү мөмкинлеге бар. Моның өчен акция сайтына керергә һәм үтәү өчен теләк сайларга кирәк.
Исегезгә төшерәбез, “Теләкләр елкасы” бөтен Русиядә 2018 елдан гамәлгә ашырыла һәм ел саен изге эш эшләргә әзер меңнәрчә кешеләрне берләштерә. Акцияне оештыручылар һәм үтәүчеләр тырышлыгы белән алты елда балаларның 210 меңнән артык яңа ел теләкләре үтәлгән. Ел саен яңа ел акциясенә Русия президенты Владимир Путин кушыла.
Светлана Шириня әзерләде.