Барлык яңалыклар
Новости
6 декабрь 2024, 13:00

Безнекеләр шулай ул!

Уфа “Нур” дәүләт татар  театры  бинасында “Азамат-2024” XII Башкортстан халыклары сәнгатьләренең республика яшьләр форумы узды.

Безнекеләр шулай ул!
Безнекеләр шулай ул!

Форумда катнашуга  репертуарларында  Башкортстан Республикасында яшәүче халыкларның милли сәнгать әсәрләре булган үзешчән иҗади вокал, бию, уен кораллары коллективлары һәм ялгыз башкаручылар чакырылды.

Бәләбәй районын “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәгеннән кече яшьтәге катнашучылар лаеклы күрсәттеләр һәм төрле номинацияләрдә Дипломнар белән бүләкләнделәр.

Әминә Әүбакирова белән Диана Романованың вокал дуэты 3нче урын алды (җитәкчесе А.Р. Әүбакирова), “Ансамбль башкаруында вокал” номинациясендә “Дуслык” вокаль ансамбле 2 нче урын алды (җитәкчесе Н.Х. Фәрхетдинова), Диана Романова “Соло башкаруында вокал” номинациясендә 2 нче урын алды ( җитәкчесе А.Р. Әүбакирова),  “Соло башкаруында вокал” номинациясендә Андрей Сидоров 1 нче урын яулады (җитәкчес е Э.З. Гыйлемханова).

Барлык катнашучыларны һәм аларның җитәкчеләрен призлы урыннар белән котлыйбыз, яңа уңышлар телибез! Безнекеләр булдыра!

Зәйфә Салихова.

Фотолар: "Урал-Батыр" милли-мәдәни үзәге.

Безнекеләр шулай ул!
Безнекеләр шулай ул!
Безнекеләр шулай ул!
Безнекеләр шулай ул!
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: