Бәләбәй районы белем бирү учреждениеләрендә туклану ничек оештырылган, бу хакта мәгариф идарәсе начальнигы Лилия Дутова бәян итте.
– Лилия Муса кызы, районда мәктәп туклануы белән хәл ничегрәк?
– Без район мәктәпләрендә балаларны тукландыруны оештыру мәсьәләләренә җитди игътибар бирәбез, һәм нәтиҗә буларак – бүгенгә ашханәләрдә укучыларның күпчелеге туклана. Моңа педагоглар һәм ата-аналарның берлектәге эше, шулай ук “Комбинат питания” җәмгыятенең туклануны оештыручылары һәм индивидуаль эшкуар Ирина Горбачевская тырышлыгы белән ирешелә.
Ризыклар әзерләр өчен тик сыйфатлы продуктлар гына файдаланыла. Атна саен укучыларга төрләндерелгән меню тәкъдим итәләр: берничә төрле ит һәм балык, гарнирлар – барсы да сәламәт туклану принципларына һәм СанПиН нормаларына җавап бирәләр.
– Ашханәдә тукланудан баш тарткан балалар турында нәрсә әйтерсез?
– Әйе, ашханәдә ашамаган балалар да бар, әмма алар күп түгел. Бу җәһәттән гаиләдә салынган гадәтләр, мәктәптән тыш туклану режимын бозу шактый роль уйный. Әгәр бала төшке ашка кадәр үзе белән алып килгән чипсылар, газландырылган эчемлекләр, сухариклар, шоколадлы батончиклар белән капкалап алуны өстен күрә икән, аш ашарга үгетләү кыен. Ата-ана үрнәгеннән башка бала сәламәт туклану юлына басар микән?
– Бу проблеманы хәл итәр өчен нәрсә эшләнә?
– Проблеманы хәл итәр өчен мәктәп ашханәләре иң төрле ризыклар тәкъдим итәләр, укучыларның нәрсәгә өстенлек бирүен исәпкә алалар. Шулай ук туклану культурасына багышланган төрле чаралар үткәрелә.
15 нче һәм 17 нче мәктәпләрдә махсус экобуфетлар ачылды. Аларда, беренче чиратта, балалар туклануы нормаларына ярашлы продукция сатыла
Өч уку йортында – 15 нче,17 нче мәктәпләрдә, чуваш гимназиясендә вариатив меню булдырылды. Балалар алдан ук өч ризыктан үзләре теләгәнен сайлый алалар.
– Мәктәп туклануы контрольдә тотыламы?
– Әлбәттә, ай саен сәүдә бүлеге белгечләреннән һәм җәмәгатьчеләрдән торган махсус комиссия мәктәп ашханәләренә чыга һәм аларның эшен тикшерә. Уфадан БР Башлыгы каршындагы комиссия да районга килә. Безнең районда бервакытта да җитди кагыйдә бозулар булмавын билгеләп үтәм.
– Ата- аналар туклану сыйфатын күзәтә аламы?
– Ата-аналар мәктәп ашханәләренә барып яки мәктәп хакимиятенә мөрәҗәгать итеп, туклану сыйфатын күзәтә алалар. Шулай ук мәгариф учреждениеләренең рәсми сайтларында ашханәләрнең менюлары белән танышырга мөмкин.
Сәит Баһаветдинов, “Туклану комбинаты” җәмгыяте директоры:
– Безнең районда мәктәп туклануына зур игътибар бирелә. Муниципалитет башлыгы Азат Сәхәбиев бу мәсьәләне шәхсән аерым контрольдә тота.
Продукцияне урында җитешерүчеләрдән генә, тик яхшы сыйфатлысын гына сатып алырга тырышабыз, менюны даими камилләштерәбез, балаларга ошасын, иң мөһиме – сәламәт туклануга басым ясыйбыз!
Регина Иванова Иванова әңгәмәләште.