Барлык яңалыклар
Новости
8 декабрь 2024, 09:15

Барсы да – яугирләргә ярдәм өчен

Туры линиядә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров: “СВОда катнашучыларга теләсә нинди  ярдәм мөмкинлеге булырга тиеш, без бу эштә барыбыз бергә берләште. СВОда катнашучы – җәмыятьтә иң мөһиме!” – диде.

Барсы да – яугирләргә ярдәм өчен
Барсы да – яугирләргә ярдәм өчен

Знаменка авыл советы авыл биләмәсендә яшәүчеләр махсус хәрби операция башланганнан ук безнең хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җыюга кушылдылар. Бүгенгә берничә дистә знаменкалылар җиребезне нацистлардан тазарта. Бәләбәй районыннан СВО зонасына бер генә гуманитар конвой да Знаменка авыл Советы яшәүчеләре өлешеннән  башка китми. “БХ” журналистлары барып, ирекмәннәр һәм саклаучыларга ярдәм җыюны оештыручылар ролен үзләренә алган аларның илсөярлек кәефен күреп кайттылар.

Ярдәм үзәген Краснознаменка Мәдәният йортында оештырганнар. Гуманитар

эшнең координаторлары ролен мәдәният йорты методисты Гөлнара Ануфриева белән культоештыручы Олег Макаров үз теләкләре белән үтиләр.

Монда гражданнардан килгән әйберләрне куяр өчен махсус бүлмә бүлгәннәр. Ноябрь башында икенче катта, тренажер залында ирекмәннәр маскировка челтәре үрү пункты ачканнар.

 – Бездә үрүчеләр командасы оешты. Беренче ике челтәрне Уфага озаттык, заказ һәм материаллар шуннан иде. Декабрь уртасына  тагын дүрт челтәр үреп бетерергә ниятлибез.

Өч ай буе Знаменка хатыннары солдатларга йон оекбашлар бәйлиләр. Бәйләргә җепне яшәүчеләр җыйган һәм “УРАЛРЕСУРС” бүлгән акчага алабыз (15 мең сум). Хатыннар аны алырга клубка киләләр, ә аннары әзер оекбашлар китерәләр. Чәршәмбе көннәрдә клуб һәм китапханә хезмәткәрләре яугирләр өчен токмач кисәләр, – дип уртаклашты Гөлнара Ануфриева.

Гөлнара Гали кызы әйтүенчә, 10нан артык пенсионер апа оекбаш бәйли, 10ар пар бәйләгәннәр бар, бер партиясен инде җибәргәннәр. Яугирләр ялга кайтканда үзләре белән алып китәләр (дуслары өчен дә).

Челтәр үрүчеләр арасында: Гөлнара Ануфриева, Гөлия Кадычкова, Вера Дмитриева, Надежда Зверева, Надежда Шәйхисламова, Нина Маркелова, Лариса Ильина, Елена Шаванова, Татьяна Васильева, Татьяна Лазарева, Татьяна Макарова, Елизавета Легашова, Гөлнара Хаҗикарамова, Татьяна Скороходова, Раиса Маркова, Людмила Сотникова, Гөлнара Габдуллина (Мочилки авылы), Рәйлә Зәйнуллина (Яңа Сарай авылы). Ике хатынның уллары СВОда, берсенең – ире ягыннан ике туганы. Барсы өчен дә күңел әрни.

 – Үрәбез һәм бәйлибез – яугирләргә ярдәм итәргә кирәк!, – диләр бу гамьле авыл хатыннары.

Иң мөһиме – читтә калмаска! Николай Гришанин һәм Дмитрий Хафизов та, эшукарлар Латыйповлар, Леоновлар, Серягиннар да, Урал Зәкиев, Сергей Сухарев, Вера Николаева да, Знаменка авыл Советы авылларында йөзләрчә яшәүчеләр СВОдагыларга ярдәмнең мәгънәсен менә шунда күрәләр.

Чәршәмбе саен авыл мәдәният йортында токмач кисәләр. Он, йомырканы яшәүчеләр үзләре алып килә, “УРАЛ РЕСУРС”  компаниясе салырга контейнерлар һәм тартмалар сатып ала. Токмач әзерләү эшен нигездә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре башкара, авыл хатыннары да киләләр. Складта озатуга әзер йөзләп токмачлы контейнер, башка әйберләр төрелгән иде. Алар гумконвой өчен Бәләбәйгә китерелгән дә инде.

P.S. Бөек Ватан сугышы вакытында знаменкалылар фронтта гына түгел, тылда да үзләрен күрсәткәннәр. Әйтик, Краснозаменка спирт заводы дәүләт банкына хәрби самолет төзер өчен 59091 сум акча һәм 45260 сумлык дәүләт займы облигацияләре керткән. Барлыгы 104351 сум. Бүген дә “УРАЛРЕСУРС” компаниясе (җитәкечесе Антон Массон) – заводны кабул итүче – хәйриячелек акцияләренә ресурсларын кызганмый.

Киләчәк буын якташларының изге эшләрен горурланып искә алачак.

Знаменкалылар, рәхмәт сезгә!

Александр Буйлов, Бәләбәй районы ветераннар советы рәисе:

 – Безнең ветераннар советы Бердәм логистика үзәге аша үзәкләштерелгән җыю кысаларында Бәләбәй шәһәре һәм районы буенча СВОда катнашучыларга гуманитар ярдәм кабул итүгә җаваплы пункт итеп билгеләнде, Башкортстан Республикасының үзәк реестрына кертелгән. Шәһәр һәм район ирекмәннәре белән бергә финанс һәм матди чаралар җыю эшен алып барабыз. Муниципаль районе хакимияте 70 кв. метрлы гараж боксы бүлде, анда әйберләрне сакларга киштәләр корылды, сортларга аерырга өстәлләр куелды. Кирәкле бар нәрсәне туплыйбыз, җыябыз. СВО зонасына 40ка якын гумконвой җибәрелде (700 тоннага якын иң кирәк әйберләр, шул исәптән дүрт меңнән артык исемле посылкалар, төрле маркалы УАЗ-452, УАЗ-469, Нивалар, Жигулилар – 40машина ).Район территориясендә 4 маскировка үрү челтәре гамәлдә. СВО зронасына 700дән артык челтәр озатылды. “Ветеран” клубы базасында җылы әйберләр бәйләү төркеме ачылды. Гуманитар ярдәм җыюга бөтен предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр, барлык шәһәр һәм авыл биләмәләре гражданнары җәлеп ителгән. Бу шатландыра.

Любовь Иванова.

Автор фотолары.

Барсы да – яугирләргә ярдәм өчен
Барсы да – яугирләргә ярдәм өчен
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: