Новости
9 Декабря 2024, 14:00

"Чәчәкләр кирәкми. Хосписка ярдәм итегез"

Төбәк Башлыгының хатыны, «Бәхет территориясе» хәйрия фондының Попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова туган көнендә чәчәкләрдән баш тарткан.

Добавить в предпочтительные источники Google
"Чәчәкләр кирәкми. Хосписка ярдәм итегез""Чәчәкләр кирәкми. Хосписка ярдәм итегез"
"Чәчәкләр кирәкми. Хосписка ярдәм итегез"

Бүген аның туган көне.

Ул социаль челтәрләрдә бу көнне яхшы традиция буенча Уфа хосписы тәрбиясендәгеләргә  ярдәм итүен сөйләде.

— Быел мин тагын сездән котлауларыгызны чәчәкләр һәм бүләкләр белән түгел, бәлки безнең ярдәмгә иң мохтаҗ булучыларга — Уфа хосписына ярдәм итеп, мине сөендерүегезне сорыйм. Ярдәм итү — безнең традиция бит, - дип  билгели Каринэ Хәбирова.

Аның сүзләренчә, Уфа хосписы  –  медицина учреждениесе генә түгел, дәвалап булмый торган җитди авырулы  кешеләргә лаеклы яшәргә, көн саен шатлык табарга ярдәм итә торган тулы бер эко-система.

"Хоспис – ул стационар ярдәм генә түгел, ә Башкортстанның төрле тарафларында гаиләләр бик мохтаҗ булган күчмә хезмәт тә. Бу - күп кенә авыруларга өйдә, гадәти шартларда калу һәм тәрбия, медицина ярдәме алу мөмкинлеге. Алар хоспис стационарында була алмаган яки булырга теләмәгән кешеләргә ярдәм итә, өйдә якыннарының ярдәмен тәэмин итә. Сезнең өлеш күчмә хезмәтләр эшен тәэмин итәргә, авыруларны лаеклы карауны оештырырга һәм хәйрия программаларына булышлык итәчәк", - дип язды Каринэ Хәбирова.  

 Каринэ Владимировна, туган көнегез белән!

Фото: "горобзор".

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас