+1 °С
Болытлы
Чарада “Акчарлык” оешкан көннән аның актив әгъзалары булып киткән сәхнә ветераннары – тамашачыларның сөюен яулаган коллектив солистлары, матур гаилә пары Нәфисә белән Айрат Әхмадуллиннарга хөрмәт күрсәтелде.
Алар ничек гаилә коруларын, күңелле хатирәләрен сөйләделәр, озак бер-береңне аңлап яшәүнең серләрен уртаклаштылар, гаиләне саклау, бер-береңне хөрмәт итеп яшәү җәһәтеннән яшьләргә киңәшләр бирделәр.
Күңелле очрашу хөрмәтле Әхмадуллиннар парына чәчкәләр, бүләк тапшыру, бәйрәм өстәле артында бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.
Зәйфә Салихова әзерләде.