Новости
10 Декабря 2024, 06:00

Авариядә Бәләбәйдән 13 яшьлек водитель һәлак булган

9 декабрьгә каршы төндә Туймазы шәһәрендә төбәктә яшәүчеләрне тетрәткән авария булган. Бәләбәй балалар йортында тәрбияләнгән 13 яшьлек үсмер ике иптәше – 15 һәм 17 яшьлек үсмерләр белән бергә күпкатлы йорт ишегалдыннан ВАЗ 2110 автомобилен куып алып киткән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Авариядә Бәләбәйдән 13 яшьлек водитель һәлак булганАвариядә Бәләбәйдән 13 яшьлек водитель һәлак булган
Авариядә Бәләбәйдән 13 яшьлек водитель һәлак булган

Якынча мәгълүматлар буенча, яшь кешеләр Туймазыга килгән һәм, идарә итә алмыйча, Фабричная урамында кюветка очкан. Вакыйга нәтиҗәсендә водитель урында һәлак булган, аны гәүдәсен коткаручылар машинадан алганнар.

 Калган икесен төрле имгәнүләр белән ашыныч рәвештә дәваханәгә китергәннәр. БР Сәламәтлек сагы министрлыгының  матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, исән калган үсмерләрнең хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.

 БР прокуратурасы вакыйганы тикшерү белән мәшгуль. Күзәтү ведомствосы балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтү буенча кануниятнең үтәлешен тикшерәчәк.

Регина Иванова әзерләде. Фото Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

 

Авариядә Бәләбәйдән 13 яшьлек водитель һәлак булган
Авариядә Бәләбәйдән 13 яшьлек водитель һәлак булган
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас