Барлык яңалыклар
Новости
10 декабрь 2024, 15:00

Без бергә –КӨЧ!

 – Без, Мәтәүбаш авыл советы авыл биләмәсе кешеләре, узып китеп барган 2024 елда бергә  күп изге эшләр эшләдек, – дип яза Аккүбәктән Лариса Муратова  Ватсаппта “Авылдашлар” төркемендә.

Без бергә –КӨЧ!
Без бергә –КӨЧ!

Әлбәттә, изге эшләр дигәндә, беренче чиратта, өлкәннәрдән алып балаларга кадәр  кулларыннан килгәнчә СВО зонасындагы яугирләргә гуманитар ярдәм күрсәтү күз уңында  тотыла. Мәктәп укучылары укытучылар белән бергә  Раушания Гайсина җитәкчелегендә  берничә мәртәбә окоп шәмнәре ясаганнар. Берничә тапкыр гуманитар ярдәм тупланып (ә бу эшкә бөтен авыл халкы кушылган) Бәләбәй шәһәр-район ветераннар советы каршындагы ярдәм туплау складына китерелгән. Шулай ук СВОдагы хәрби хезмәткәрләргә ярдәм  өчен  акча җыю оештырылган. Үз теләкләре белән бу чарага кушылганнардан 76 мең 400 сум акча тупланган.

Шул акчадан 19810 ар сумлык ике посылка әзерләнеп, берсе Спартанец позывнойлы безнең сугышчыга шәхсән  тапшырылган, ә икенчесе Уфага Минегали Шаймуратов  исемендәге батальон өчен тапшырылган.

Солдатларга җиңеп  исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп, җылы сүзләр белән хатлар язылган.

Авылда электән үк күңел кушуы буенча бер-береңә ярдәм итү кебек кыйммәт яшәп килә. Әйтик, эшкуар Марат Зәйруллин махсус хәрби операция зонасындагы хәрби хезмәткәрләрнең ата-аналарына хуҗалык эшләре җәһәтеннән ярдәм күрсәтә, бакчаларын сөрә.

 Изге җанлы авыл кешеләре  акча җыеп,  Зоя Даниловнага суыткыч сатып алганнар. Алтынбаевлар гаиләсе сөнееп бетә алмый,  һәркемгә рәхмәтле  булып яши.

 – Җиңел булмаган вакытта бер-беребезне аңлап яшәвебез, ярдәмчел, бердәм булуыбыз өчен сезгә рәхмәт, – дип язган Лариса Муратова.

Әйе, изгелекнең юк  ул чикләре. Ә бергә булу – зур көч!

Зәйфә Салихова.

 

Без бергә –КӨЧ!
Без бергә –КӨЧ!
Без бергә –КӨЧ!
Без бергә –КӨЧ!
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: