Барлык яңалыклар
Новости
10 декабрь 2024, 13:00

Юрист көнен билгеләделәр

Бәләбәй шәһәр судында Юрист көненә арналган бәйрәм концерты булды. Чарада суд системасы ветераннары, шулай ук гамәлдәге суд хезмәткәрләре катнаштылар.

Юрист көнен билгеләделәр
Юрист көнен билгеләделәр

 Тантаналы чара суд рәисе һәм урынбасарының сәламләү сүзләренән башланды. Алар юрист һөнәренең җәмгыять өчен мөһимлеген билгелделәр, катнашучыларның хезмәтләре, эшкә тугрылыклары өчен рәхмәт белдерделәр.

Балаларның чыгышлары программаның бизәге булды. Алар музыка әсәрләре башкардылар, тамашачылар бик җылы кабул иттеләр.

Концерт ахырында бөтен катнашучылар бүләкләр һәм рәхмәт хатлары алдылар. Дәүләт хезмәткәрләре шулай ук күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен грамоталар белән бүләкләнделәр.

Регина Фәизова әзерләде.

Фото Бәләбәй шәһәр суды.

 

Юрист көнен билгеләделәр
Юрист көнен билгеләделәр
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: