Тантаналы митингта Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев чыгыш ясады:
– Ватан Геройлары каһарманлыгы аркасында без ил тарихы белән горурлана алабыз. Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган буынга аерым рәхмәт.
Без махсус хәрби операция барышында бурычларын үтәүче батырларыбызның ихтыяр көче белән горурланабыз, һәм бу тантаналы көндә кече туган илебез тарихының үзгә бер аерым бите – СВОда катнашучы якташларыбыз батырлыгы хөрмәтенә истәлекле корылма төзү өчен беренче ташны кую шаһитлары булабыз. Аларның батырлыгы һәм каһарманлыгы Ватанны саклауда яшь буын өчен үрнәк булсын! – диде Азат Альверт улы.
Митингта МР Советы рәисе Сергей Лущиц, хәрби комиссар Рөстәм Сәхәбов, ветераннар советы рәисе Александр Буйлов, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы Борис Гордеев чыгыш ясадылар.
Тантанада катнашучылар мәңгелек утка чәчкәләр салдылар.
Митингны яшьләр бүлеге начальнигы Ләйсән Зарипова алып барды.
Гражданнарның хәйриячелек акчалары исәбенә истәлекле корылма төзү башлангычы белән район хакимиятенә ветераннар советы активистлары, хәрби хәркәтләрдә катнашучылар, кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары чыктылар.
Район хакимияте бәләбәйлеләрнең патриотик инициативасын хуплады. 2025 елның җәендә мемориаль комплекста СВО геройларына багышланган стела барлыкка киләчәк.
Любовь Иванова. Елена Петрова фотолары.