Новости
12 Декабря 2024, 12:00

Ах, яулыклары, шәлләре, берсеннән-берсе матур!

Баженово авыл мәдәният йортында рус халык кәсепләренең иң борынгыларының берсе  – павлопосад яулыкларына багышланган мавыктыргыч чара булды. Катнашучылар бу аксессуарның  барлыкка килү һәм үсү тарихын белеп, шул дөньяга чумдылар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ах, яулыклары, шәлләре, берсеннән-берсе матур!Ах, яулыклары, шәлләре, берсеннән-берсе матур!
Ах, яулыклары, шәлләре, берсеннән-берсе матур!

 – Инде 220 ел Павлов Посадында мануфактура шерсть һәм ефәк яулыклар, шәлләр чыгара. Уникаль бу техникада эшләнгән аларның орнаментлары кабатланмас, рус мәдәниятенең танылу алган символы. Бу символны крестьян тормышы турындагы фильмнарда, рус рәссамнарының картиналарында, рус халык йолаларында күрергә була, – дип сөйләде Баженово мәдәният йорты әйдәүче методисты Елена Насыйрова.

Клуб хезмәткәрләре авыл кешеләре белән чагу күргәзмә оештырды. Анда төрле чәчкәле орнементлар белән бизәлгән нинди генә яулыклар булмады!

 – Павловпосад яулыклары һәм шәлләре күпмедер дәрәҗәдә рус хатын-кызы стилен гәүдәләндерә. Дистәләрчә еллар элекке шикелле, бүген дә күпләр яратып яулык бәйли. Яулыклар уңайлы, җылы һәм кабатланмас матурлык, – дип билгеләде Елена Виталиевна.

Светлана Прокофьевна.

Фото: Баженово авыл мәдәният йорты.

 

Ах, яулыклары, шәлләре, берсеннән-берсе матур!
Ах, яулыклары, шәлләре, берсеннән-берсе матур!
Ах, яулыклары, шәлләре, берсеннән-берсе матур!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас