Барлык яңалыклар
Новости
12 декабрь 2024, 15:00

Башкортстанда кышкы каникул көннәре билгеле булды

Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, кыш укучыларны 14 көнлек ял көтә.

Башкортстанда кышкы каникул көннәре билгеле булды
Башкортстанда кышкы каникул көннәре билгеле булды

Белем бирү учреждениеләрендә каникулны 2024 елның 30 декабреннән 2025 елның 12 гыйнварына кадәр билгеләргә тәкъдим ителде. Модульле белем бирү гамәлгә ашырылган мәктәпләрдә (биш уку атнасы) кышкы каникул – 29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр.

“Башинформ” агентлыгы.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: