Чәчләренә чал кунган ветераннар тантананың төп геройлары булдылар. Залда ил, республика, район икътисадының бөтен өлкәләрендә туган мәктәпләренә дан китергән берничә буын чыгарылышлары әзерләгән укытучылар утырды.
Педагоглар, укучылар коллективын, ветераннар һәм төрле еллар чыгарылышларын бәйрәмнең почетлы кунагы Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев алтын юбилей белән тәбрикләде.
15 нче урта мәктәпнең Бәләбәй районы мәгариф системасында лаеклы урын биләвен һәм хаклы рәвештә алдынгы тәҗрибә мәктәбе булуын билгеләп, ул мәктәпнең бинага капиталь ремонт эшләүгә федераль проектка кертелүен, нәтиҗәдә Русия бюджетыннан 120 млн сум акча бүленәчәген хәбәр итте. Урындагы бюджеттан да кушып, 2026 елдан 2027 елгача учеждениене яңартуга 180 миллион сумлык ремонт эшләү ниятләнә.
Светлана Шириня.
Елена Петрова фотолары.