Барлык яңалыклар
Новости
13 декабрь 2024, 13:00

“Аларга миңа караганда авыррак...”

 Дмитрий Дачкин Приют поселогы  үзәгендә  яши, күпфатирлы  йортның икенче катында. Әмма ул үзе генә аска төшә алмый.

“Аларга миңа караганда авыррак...”
“Аларга миңа караганда авыррак...”

Дмитрий туганнан ук ДЦП белән иза чигә. Бүген аңа кырык яшь, үзе генә йөри дә, утыра да алмый, гадәти инвалид коляскасы да аңа ярамый. Ул гел яткан килеш хәрәкәтләнә.

Беренче калсстан малай өйдә укыган. Әлбәттә, гел өйдә булу, үсмер яшендә дуслары белән ведосипедта йөрмәү һ. б. аның өчен гаять авыр булган. Аны кинәт рәсем төшерергә уянган теләк кенә коткарган. Мәскәү госпиталендә дәваланганда бер рәссам белән танышкан, ул аны рәсем төшерү серләренә өйрәткән. Инде хәзер тәҗрибәле рәссам, эшләре искиткеч.

2019 елда Инвалидлар көненә Приют проселогының Мәдәният йөортында Дмитрий Дачкинның  шәхси күргәзмзәсе оештырылган. Моның өчен ул бик рәхмәтле.

 – Вакыты белән тулы иҗади тынлык була, рәсемнәр килеп чыкмый, аларны яхшы вакытка алып куям, аннан кабат кайтам. Әти-әнием, туганнарым, дуслар, ярдәмчем Татьяна минем илһамчыларым, – ди Дмитрий.
Ни кызганыч,  Дмитрий фатирыннан читтә була алмый.

 – Саф һава сулыйсы килә, әмма моңа елына бер-ике тапкыр ирешеп була, әгәр дуслар урамга алып чыкса, – ди ул. – Үз гомерләренең кадерен белмәгән, эчкән, наркотиклар кулланган яшьләргә хәйран калам.

Дмитрийның әйтүенә караганда, СВОда катнашкан Айнур Мифтаховның килүе аны иҗат белән шөгыльләнергә тагын да дәртләндергән, картиналарын саткан акчага ул  вонлонтерлык эше белән шөгыльләнә ала.

 – Миңа берни кирәкми, әти-әни исән, яраткан мәчем Маркиз. Яшим, төшенкелеккә бирелмәскә тырышам. Мөмкинлекләрем чикле, әмма  шуңа карамастан, СВО яугирләренә ярдәм итәргә тырышам. Аларга хәзер миңа караганда да авыррак... Зур булмаган пенсиямнән һәм картиналарны  сатканнан кергән акчаны солдатларның ихтыяҗларына күчерәм, – дип уртаклашты Дмитрий Дачкин

Буш вакытында  ул укырга ярата,  Лев  Толстойның “Сугыш һәм солых” роман-эпопеясын кайта-кайта укый. Музыка тыңлый.

Җәмгыятьтә инвалидлар тормышы кызык түгел дип  исәпләргә күнегелгән, әмма Дмитрий Дачкин  шикелле кешеләр башкача уйлыйлар һәм яшиләр. Ул үзенә йомылмаган, тормышка усалланмаган. Һәркөнлек көрәшне сайлаган, гомернең һәр  минутының  кадерен белә, СВО сугышчыларына ярдәм итеп, мәрхәмәтле эш эшли.

Фотолар Д. Дачкинның архивыннан.

Рәмзилә Камеристова.

 

“Аларга миңа караганда авыррак...”
“Аларга миңа караганда авыррак...”
“Аларга миңа караганда авыррак...”
“Аларга миңа караганда авыррак...”
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: