– Туган мәктәбемә шулай булса да ярдәм итә алуыма шатмын, – дип яза Регина. – Без мәктәптә укыганда кичләрен рәхәтләнеп волейбол уйный идек, өлкәннәрнең ничек уйнаганын күзәттек, тәҗрибә тупладык, Русия чемпионнары кебек уйнарга хыялландык. Институка кергәч, мин зур волейбол дөньясына эләктем, спортчылар, волейболчылар белән таныштым. Хәзер текә спортчылар белән эшлим, кайсыларыдыр һөнәри дәрәҗәдә уйнаган яки уйный, кемдер – болай гына. Һәм без бергә волейбол уйнарга өйрәнә башлаган авыл мәктәбе волейболчыларына яхшы волейбол туплары бүләк итәргә булдык. Спорт – сәламәтлек кенә түгел, команда рухын үстерү, командада эшли белүне өйрәнү һәм яраткан спорт уеныннан канәгатьлек тойгысы алу, – ди безнең яшь якташыбыз Регина.
Ул балаларга спортта югары нәтиҗәләргә ирешүләрен, ярышларда чагу, онытылмаслык мәлләр тели.
– Мәктәп укытучыларына һәм хезмәткәрләренә хезмәтләре, ярдәмнәре өчен рәхмәт! Балаларны бергә илһамландырыйк!
Бүген изгелек эшлә – ул йөзе белән әйләнеп кайтачак. Моңа Регина инанган.
Светлана Шириня.