– Яңа ел якынлаша! Барсы да диярпек консерваланган яшелчәләр, җимешләрдән салатлар әзерләячәк. Күпме калай банкаларны чүп контейнерларына илтәчәкләр, ә бит аларны җыеп, окоп шәмнәре эшләргә була. Мөһим эш өчен буш банкаларны җыюны оештыру үтенече белән бәләбәйлеләргә мөрәҗәгать итәргә ярдәмләшегез, – дип үтенде Людмила Николаевна.
Хөрмәтле Бәләбәй районында яшәүчеләр!
Калай банкаларны Гуманитар ярдәм үзәгенә (Бәләбәй, Ленин урамы,3) яки үз авылың пунктына китерергә мөмкин. Ирекмәннәр аларны гуманитар ярдәм белән бергә Бәләбәйгә китерәчәк. Аннары теләге булганнар окоп шәмнәре эшләп, СВО зонасына сугышчыларга җибәрәчәкләр.
Бу хакта “БИ”-“БХ”га Бәләбәй районы ветераннар советы рәисе Александр Буйлов хәбәр итте.
Бәләбәйлеләр, үзебезнекеләргә кушылыгыз!
Любовь Иванова.
Автор фотосы.