Сәламәтлек сукмагында Бәләбәй, Бишбүләк, Ярмәкәй райооннарыннан, күрше Оренбург өлксенең Матвеевский районыннан төрле яшьтәге чаңгы спортын яратучылар җыелды.
Ярышта катнашучыларны Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев сәламләде. Ул катнашучыларга уңышлы чыгышлар, якынлашып килүче 2025 елда шәп стартлар теләде.
11.00 сәгатьтә иң бәләкәй һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле чаңгычылар чыкты. Мәктәп укучылары, студентлар, хезмәт коллективлары, пенсионерлар – чаңгы сезонының беренче узышында зур теләк белән катнаштылар.
Светлана Шириня.
Автор фотолары.