Новости
16 Декабря 2024, 08:00

Владимир Путин Баш мөфти Тәлгать Таҗетдинне орден белән бүләкләде

Россия Президенты Владимир Путин Баш мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдинга бүләк тапшырды. Кремлин.ру рәсми порталында шул хакта хәбәр урнаштырылган, дип яза «Башинформ» агентлыгы.

Добавить в предпочтительные источники Google
Владимир Путин Баш мөфти Тәлгать Таҗетдинне орден белән бүләкләдеВладимир Путин Баш мөфти Тәлгать Таҗетдинне орден белән бүләкләде
Владимир Путин Баш мөфти Тәлгать Таҗетдинне орден белән бүләкләде

Баш мөфти II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнде.

Бүләкләнүчеләр арасында шулай ук сәясәтче Геннадий Зюганов, хәрби хәбәрче Евгений Поддубный, композиторлар Александра Пахмутова һәм Игорь Крутой, артистлар Николай Басков һәм Николай Цискаридзе һ.б. танылган кешеләр бар.

Татар-информ.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас