Социаль торак бирелгәннәр арасында СВОда катнашучылар бар. Алгы сызыктагы яугирләргә шатлыклы хәбәрне опекуннар, туганнары һәм дуслары хәбәр иттеләр.
Механизация урамындагы 1/1 һәм 1/2 санлы күпфатирлы йортларда, шулай ук Ревоюционерлар урамындагы 44 нчы йортта урнашкан бөтен уңайлыклар булган фатирларга ия булган бәхетлеләрне Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев, МР Советы рәисе Сергей Лущиц, БР төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Элина Даминева, йорт салучылар – «СтройСнабМастер» һәм «Стройинвест-Стронег».җәмгыятьләре вәкилләре котладылар.
Яңа фатирга күчүчеләр республика җитәкчелегенә һәм муниципаль район хакимиятенә ятим балалар һәм инвалид балаларның торак мәсьәләләрен якшыртуда күрсәткән ярдәм өчен рәхмәт белдерделәр.
“БХ” белешмәсе
2024 елда Бәләбәй районына федераль һәм республика бюджетларыннан ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм балаларны торак белән тәэмин итүгә 51 миллион сум субвенция бүленгән. Акчалар Бәләбәй шәһәренең Механизация һәм Ревоюционерлар урамындагы (44 нче йорт) күпфатирлы йортларны төзүдә инвестицияләнгән.
Революционерлар урамындагы 44 нче йорттагы бер фатир авыр хроник чир белән җәфаланучыларның торак шартларын яхшырту программасы буенча республика бюджетыннан акчага сатып алынган.
Римма Солтанова.
Елена Петрова фотолары.