Барлык яңалыклар
Новости
18 декабрь 2024, 17:00

Бәләбәйдә яңа спорт объекты ачылды

Бәләбәйнең Сәламәтлек сукмагында универсаль блок-комплекс ачылды.

Бәләбәйдә яңа спорт объекты ачылды
Бәләбәйдә яңа спорт объекты ачылды

Ачу тантанасында Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев, шулай ук  аны төзүдә ярдәм күрсәткән шәһәр предприятиеләре вәкилләре: “АММА” предприятиесе директоры урынбасары Валерий Антонов, шәхси эшкуар Вячеслав Горяйнов, УТТ директоры Игорь Бархатов, “Бәләбәй водоканалы” җәмгыяте директоры Михаил Зубов катнаштылар.

Муниципалитет җитәкчесе аларга хәйрия ярдәме күрсәткәннәре, физик культура һәм спорт  үсешен яклаганнары өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.

Яңа блок-комплекс хәвефсезлекнең бөтен нормаларына җавап бирә. Монда спортчыларга чишенеп киенергә уңайлы, җылы. 30 елдан артык хезмәт иткән иске бинадан аермалы  буларак, яңасында тренерлар бүлмәсе, склад, ачери-биатлончылар өчен тир, гараж бар. Күмәк мәйданы 100кв.м.

“Сәламәтлек сукмагы” универсаль блок-комплексы кыска срокларда төзелде һәм яңа кышкы мизгел башланган көнне ачылды.

Светлана Шириня.

Автор фотолары.

 

Бәләбәйдә яңа спорт объекты ачылды
Бәләбәйдә яңа спорт объекты ачылды
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: