Барлык яңалыклар
Новости
18 декабрь 2024, 15:00

Класс тәрәзәләре өчен тавыш бирделәр

Мәтәүбаш авыл советы авыл биләмәсендә Урындагы башлангычларны яклау программасы-2025 тә катнашу максатында яшәүчеләрнең йомгаклау җыелышы узды.

Класс  тәрәзәләре өчен тавыш бирделәр
Класс тәрәзәләре өчен тавыш бирделәр

 Мәтәүбашлылар белән очрашуга Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Александр Смородин килде.

Авыл биләмәсе хакимияте халык белән әзерлек эше алып барды. Сораштыру барышында һәм алдан җыелышларда проблемалы мәсьәләләрне ачыкладык. Йомгаклау җыелышында яшәүчеләр бертавыштан ППМИ-2025 тә катнашу өчен тавыш бирделәр һәм Мәтәүбаш авыл мәктәбенең тәрәзә блокларын капиталь ремонтлау һәм беркадәресен алыштыру проектын сайладылар.

Мәтәүбаш авыл советы авыл биләмәсе башлыгы вазыйфасын башкаручы Игорь Борисов җыелышта катнашучыларга ППМИ проектлары буенча конкурсның ничек үтүен аңлатты һәм башлап йөрү төркеме вазыйфаларына нәрсәләр керүен искә төшерде. Алар: конкурска әзерлек эше, халыктан акча җыю, гражданнарга эшләр барышы  турында мәгълүмат биреп бару, проектның үтәлешенә контроль һәм кабул итүдә катнашу. Ул кече туган илгә ярдәмнәре өчен яшәүчеләргә рәхмәт һәм ППМИ-2025 тә җиңүгә ышаныч белдерде.

 – Әгәр киләчәгебезне уйлыйбыз икән, без балаларыбызны ишетергә тиешбез. Мәктәптә “Хыялым тәрәзәсе” иншалар, балалар рәсемнәре һәм плакатлар  конкурсы узды. Без укучыларның теләкләрен үтәргә бурычлыбыз! Алар программаны гамәлгә ашыруга  үз өлешләрен керттеләр дә  инде, – диде Игорь Владимирович.

Надежда Борисова,

башлап йөрү төркеме әгъзасы. Автор фотолары.

Класс  тәрәзәләре өчен тавыш бирделәр
Класс  тәрәзәләре өчен тавыш бирделәр
Класс тәрәзәләре өчен тавыш бирделәр
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: