Күркәм йола буенча авыл биләмәләре арасында биләмәләрне иң матур бизәүгә “Яңа ел мәйданы” муниципаль фестивале уздырылачак. Аңа 20 декабрьдән әзерләнә башлыйлар. Ә Бәләбәйдә, Үзәк Мәдәният сарае алдында, 30 декабрьгә кадәр “Кышкы әкият” кар сыннары конкурсы оештырыла, анда теләгән һәркем катнаша ала.
СВОда катнашучылар гаиләләреннән балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган ятим балалар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар, шулай ук уку отличниклары, олимпиадаларда җиңүчеләр һ.б. өчен 28 декабрьдә муниципаль елка бәйрәмнәре оештырылачак.
Биләмәләр башлыклары һәм депутатлар “Мәрхәмәтле Яңа ел” акциясендә катнашачаклар.
15 декабрьгә кадәр биләмәләр башлыкларына һәм оешмалар, учреждениеләр, предприятиеләр җитәкчеләренә мәйданнарны, урамнар, биналарның алларын бәйрәмчә бизәргә киңәш ителде. Ә 20 декабрьгә кадәр – чыршылар куярга һәм бизәргә, катоклар эшләргә.
20сеннән 31 декабрьгә кадәр Бәләбәй шәһәре һәм районы сәүдә мәйданнарында яңа ел чыршылары сату ярмиинкәләре оештырыла. 22 декабрьдә “Җырлаучы чишмәләр” паркында “Бублик” павильонында “Кыш бабай остаханәсе” кәсепчеләр ярминкәсе һәм яңа ел уенчыклары ясау буенча осталык класслары булачак.
Моннан тыш мәдәният учреждениеләре мәктәп укучылаорының кышкы каникуллары беткәнче күргәзмләр, квестлар, флешмоблар, конкурслар, уеннар, балалар утреннииклары, театрлаштырылган, әдәби, уен программалары һ.б. уздырырга планлаштырдылар.
Районның төп яңа ел мәйданында боз шәһәрчегене ачу тантанасы 20 декабрьдә традициягә әйләнгән Кыш Бабайлар һәм Карсылулар йөреше белән узачак.
Яңа ел бәйрәмнәрендә янгынга каршы, террорга каршы хәвефсезлеккә, техкүзәтү, санитар-эпидемиология таләпләрен үтәүгә аеруча игътибар бүленә. Күмәк чаралар үткәргәндә җәмәгать тәртибен саклау һәм медицина ярдәме белән тәэмин ителәчәк
Светлана Шириня.
Елена Петрова фотолары.