2024 ел комбинат коллективы өчен уңышлы булды: яңа йомшак сырлар җитештерү цехы салынып бетте, предприятие эшчәнлегенә идарә итүнең яңа мәгълүмат системасын кертү төгәлләнде. Бу проектлар “Феникс” һәм “Альбатрос” дип йөртелә.
Бәләбәй сыр ясаучыларын, май язучыларын Мәскәүдән, Уфадан һәм башка шәһәрләрдән мәртәбәле кунаклар, шулай ук Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев котладылар.
Бу көнне ел йомгаклары буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән комбинат хезмәткәрләренә хөрмәт күрсәтелде.
Быел тугыз хезмәткәр югары дәүләт һәм тармак наградаларына лаек булды. Комбинатның 90нан артык хезмәткәре төрле дәрәҗәдәге наградалар һәм бүләкләр алдылар.
Любовь Иванова.
Елена Петрова фотолары.