-2 °С
Болытлы
Белгород һәм Курск өлкәләренең чик буе биләмәләрендә яшәүче балалар Яңа ел алдыннан “БелЗАН” җәмгыяте хезмәткәрләреннән бүләкләр алачаклар.
Завод эшчеләре гомерләре хәвеф астында булган балалар өчен акча җыю һәм авыр вакытта аларга шатлык бүләк итү чакыруын күтәреп алдылар. Тиз арада алар 269 мең сум акча җыеп, 538 яңа ел бүләге сатып алдылар.
“Һәр бала бәхетле булырга лаеклы, аеруча Яңа ел килгәндә!” – дип исәплиләр автонормальлеләр.