+1 °С
Болытлы
Шаровкадан ирле-хатынлы Татьяна белән Александр Кривовлар 250 окоп шәме, юеш салфеткалар, кырыну станоклары, трико, футболкалар, чәй, кәнфитләр, печенье тапшырганнар.
“Диңгез тугандашлыгы” иҗтимагый оешмасы ветераннары уртак эшкә үз өлешләрен керткәннәр. Җыелган акчаларына алар йокы капчыклары һәм газ баллончиклары сатып алганнар.
– Бәләбәйлеләр арасында шундый ярдәмчел кешеләрнең булуы шатландыра! – дип сөйләделәр ветераннар советында.
Любовь Иванова әзерләде.
Фото ветераннар советыннан.