Барлык яңалыклар
Новости
22 декабрь 2024, 11:00

“Кышкы әкият” юлда

20 декабрьдә Бәләбәйдә Үзәк Мәдәният сарае алдында Гаилә елына багышланган  “Кышкы әкият”  муниципаль  кар сыннары конкурсы башланды.

“Кышкы әкият” юлда
“Кышкы әкият” юлда

Бу конкурс күркәм йолага әйләнде һәм алтынчы мәртәбә уздырыла.  Быел карлы ярышта катнашуга алты заявка бирелгән, алар арасында балалар бакчалары коллективлары һәм 1 нче балалр мәктәбе.

Халык осталары ике көн кар сыннары ясаячаклар. Катнашучылар тәкъдим ителгән темаларның берсен  ача алалар, алар: “Яңа ел”, “Гаилә бәйрәме”, “Әкият геройлары” яки “Кышкы маҗаралар”.

Катнашучыларның эшен җиңеләйтер өчен Мәдәният йорты хезмәткәрләре кар блоклары әзерләгәннәр. Быел кар муеннан – күк  канцеляриясе нык тырышты.

Катнашучыларга фантазтяләрен, уңганлыкларын эшкә җигәргә генә кала.

Иртәннән үк анда эш кайнады. Беренче булып кар белән иҗат итүгә “Ал чәчкә” балалар бакчасы тәрбиячеләре тотынды.

 – Без ел саен бу конкурста катнашабыз һәм берничә тапкыр призер булдык, хәтта Гран-при яуладык. Безнең коллектив тату һәми иҗади, – дип сөйли өлкән тәрбияче Лилия Субаева.

Тәрбияче Гөлшат Дементьева, белеме буенча дизайнер һәм рәсем укытучысы, һәрчак яңа сюжетлар уйлап таба.

 – Без эскизларга карап эшлибез. Әле “Күңелле хоровод “ дигән композиция ясыйбыз. Без беренче булып яңа технология куллана башладык – карны су белән бутыйбыз һәм колер кушабыз. Шулай төсле кар килеп чыга, – дип төсле сыннар ясау серләрен уртаклашалар конкурста катнашучылар.

Бәләбәйнең 1 нче Балалар  сәнгать мәктәбе коллективы табигый ак төстә сын ясамакчы була.

Балалар художество мәктәбе укытучылары Зөлфия Вәлиуллина белән Олеся Мураева берничә ел инде мондый чараларда катнашмауларын әйттеләр, ә быел янә көчләрен сынап карамакчы булганнар.

– Конкурс Гаилә елына багышланганга күрә,  этник башкорт стилендә өч фигурадан – әни, әти һәм бала –  композиция эшләргә телибез, – дип планын ача Зөлфия Әхлис кызы

Кокурста катнашучылар вакытны әрәм итмичә көрәкләр, башка җайланмалар белән актив эшлиләр, чиләкләрдә карны су белән бутыйлар... Шулай кар сыннары барлыкка килә. “Кышкы әкият” юлда инде. Катнашучыларның барсын да “тыңлаучан” кар һәм уңышлар телибез!

Светлана Прокофьева. Автор фотолары.

 

“Кышкы әкият” юлда
“Кышкы әкият” юлда
“Кышкы әкият” юлда
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: