Милләттәшебез Гөлфия Зиннәтуллина күршесе Венера Рәшит кызы белән 234 данә аяк киеме киптергеч (осушитель обуви) эшләгәннәр һәм хәрбиләргә озатыр өчен тарихи мәчеткә илткәннәр.
Бу эш белән шөгыльләнүче ирекмәннәр, яугирләр аяк киеме киптергечләрен даими сорыйлар, алар бик кирәк, диләр.
– Бер видеода шушы аяк киеме киптергечен ничек эшләүләрен күреп калдык һәм күршем Венера белән эшләп карарга булдык, – ди Гөлфия ханым. – Кечкенә капчыклар (10х20 см) тегеп, эченә мәче бәдрәфләре өчен тутыргычлар салып бәйләп куябыз. Ул бүртә һәм аяк киеме эчендәге дымны үзенә ала. Димәк, яугирләрнең аяклары корыда булачак.
Шәп уйлап тапканнар, афәрин кызлар!
Зәйфә Салихова.