Язмыш аны техник белем генә түгел, ныклы физик көч тә таләп иткән энергетикага очраклы гына китермәгән.
– Мин балачактан техникага тартылдым. Мәктәп елларында техник дисциплиналар ошый иде. Башка өлкән класс укучылары белән шундый дәресләргә йөрдем. Каникулларда абый белән туган колхозда хәтта комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Иртә машина йөртергә өйрәндем. 1985 елда Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем, техник-механик белгечлеге алдым, – дип сөйли Гөлнара Мансур кызы.
Минем әңгәмәдәшем тормыш авырлыкларыннан, бернинди эштән дә курыкмаучылардан. Иренең вафатыннан соң кечкенә өч кызы белән калгач, яшь хатын савучы да, хат ташучы, салым агенты, склад мөдире дә булып эшләргә өлгерә. Балалары белән күрше районнан туган авылы Байморзага кайткач, Бәләбәй “Автокомплект” заводында оператор булып, “БелЗАН” заводының пружина цехында хезмәт куя. Олыгайган әти-әнисен карарга аңа өйгә якынрак булырга кирәк була, шуңа күрә кулайрак эш эзләргә тотына. Авыл Советы хакимияте башлыгы “Бәләбәй электр челтәрләре”ндә Ермолкино подстанциясенә электромонтер эзләүләрен әйтә, шулай Гөлнара Сөләймәнова энергетик булып китә. Башта, әлбәттә, уку үзәгендә укый, аннары “БЭС”та подстанция дежурные өчен индивидуаль программа буенча әзерлек үтә.
– Электромонтерның көчле куллы булуы гына җитми, яхшы күрергә һәм ишетергә тиешсең. Бер тавыштан без корылманың төзеклеген ачыклый белергә тиешбез, – дип уртаклаша Гөлнара Мансур кызы. – Авария хәле була калса, шунда ук предприятенең челтәрләргә идарә итү үзәгенә хәбәр итәм. Кирәк булганда линияне ремонтка чыгарам. Шулай ук ремонт бригадасы өчен эш урыны әзерләү, ремонттан соң эш урынын һәм электр коралмасын кабул итү минем вазыйфама керә. Кыш электр корылмасына юлларны кардан тазартам, җәй подстанция биләмәсен чабам.
Бөтен хезмәттәшләре-энергетиклар шикелле, хатын-кыз-электромонтер да даими квалификациясен камилләштерә. Ай саен “БЭС” подстанияләре бүлегендә персоналны укыту үткәрелә, анда белгечләр уку күнекмәләре ала, төрле документлар белән таныша.
– Энегетик булып эшләвем белән бәхетле мин. Эш яраткан, изге күңелле һәи игътиарлы кешеләр белән аралашам. “Бәләбәй электр челтәрләре”ндә тагын озак еллар эшлисе, туган коллективка файда китерәсе иде, – ди Гөлнара Сөләйманова.
Әңгәмәдәшем гомер буе авыл хуҗалыгында эшләгән уңган әти-әнисенең лаеклы кызы булырга омтыла. Аның әтисе – Мансур Гыйбаев, озак еллар колхоз агрономы булып намуслы эшләгән, шигырьләр китабы авторы. Шигъри юллары арасында кызы Гөлнарага багышланганнары да бар, ул бит чабып барган атны туктатырга гына түгел, тимерне дә бөгәргә сәләтле.
Римма Солтанова.