Яңа объектның заказчысы “Революционерлар урамында йорт” махсуслаштырылган йортлар салучы” җәмгыяте (директор –В. М. Федяев), генераль подрядчы – “Инвестподряд-Стронег” җәмгыяте ( А.Н. Кузнецов), подрядчик – “Строй-Дом” җәмгыяте (А.А. Кузьмин).
– Революционерлар урамында беренче тугыз катлы йортка 2024 елның апрелендә нигез сала башладык. Аны 2025 елның дүртенче кварталында файдалануга тапшырырга ниятлибез. Барлык дүрт блок-секция 2028 елның икенче кварталында салынып бетәргә тиеш. Тугыз катлы дүрт йортта барлыгы 332 фатир урнашачак, – дип сөйләде Владимир Федяев.
Римма Солтанова.
Фото: «Строй-Дом» җәмгыяте.