Новости
24 Декабря 2024, 12:00

Хыял тормышка аша

Русия Кыш Бабае Башкортстаннан Илназ Дәүләтовның хыялын тормышка ашырган

Добавить в предпочтительные источники Google
Хыял тормышка ашаХыял тормышка аша
Хыял тормышка аша

Бәхетсез очрактан соң ике кулсыз калган малай музыка иҗат итәр өчен  синтезатор турында хыялланган. Илназ тылсымчыга хат җибәргән, анда ул җырлар язуын, аларга көйләр чыгаруын язган.

Күршеләре 13 яшьлек малайга пиониноларында уйнап торырга рөхсәт иткәннәр. Менә хәзер  аның хыялы тормышка ашкан. Дәүләтовларның күпбалалы гаиләләренә “Кыш Бабайның  НТВ белән сәяхәте” хәйриячелек акциясеннән команда килгән.

“Кыз туганнарын да игътибарсыз калдырмадык, берсенә –  фен, икенчесенә стайлер бүләк иттек, алар шундый модницалар!

Бу бик җылы очрашу булды”, – дип уртаклашты Кыш Бабай.

Чыганак: Честно говоря/ новости Уфы и Башкирии

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас