Көн салкын һәм җилле булуга карамастан, ачылышка халык күп җыелды. Тантанада Радий Хәбиров, геройның улы Евгений Гәрәев катнаштылар.
Һәйкәл М12 “Восток” федераль трассасының яңа участогында, республика өчен һич арттырусыз легендар кеше Муса Гайсә улы туган Илякшидә авылы янында урнашкан.
Федераль трасса участогын төзегән генподрядчик архитектура объектын булдыру меценаты да булган. Башта бу идея белән Илеш район хакимияте һәм “Приуралье” федераль юл идарәсе чыкканнар, ә Радий Хәбиров хуплаган.
Һәйкәлнең авторы – Русиядә билгеле сынчы, Русия сәнгать академиясе әгъза-корреспонденты Андрей Молчановский. Әйткәндәй, ул да һәйкәлне ачу тантанасына килгән.
Ике тапкыр Герой Муса Гәрәевка һәйкәл шәп эшләнгән.
Чыганак: Честно говоря/ новости Уфы и Башкирии