– 20 гыйнварда бу зур чарага (оештыручысы Бөтенрусия татар авыллары ассоциациясе җитәкчесе Фәнир Галимов) Туймазыга сигез районнан (Бәләбәй, Бакалы, Бүздәк, Дүртөйле, Туймазы, Шаран, Чакмагыш, Ярмәкәй) эшмәкәрләр җыелачак. Алар өчен бай программа әзерләнә, җитештерелгән продукциядән күргәзмәләр оештырылачак. Безнең Бәләбәйне лаеклы күрсәтер, тәҗрибә уртаклашыр, сөйләр нәрсәләребез бар, - дип бәян итте. Рәсүл Гәрәев.
2025 елга эш планын карау, тикшерү җанлы барды. Һәркемнең тәкъдиме, әйтәсе сүзе бар. Планга кертелгән барлык чараларны уздыра алганда, шәһәр-район татарлары тормышы сүрелүдән шактый ерак булыр иде. Махсус хәрби операциядәге яугирләргә ярдәм, “Халкым хәзинәсе”, “Уйнагыз, гармуннар” кебек чаралар уздыру, татар гимназиясенең 30 еллыгын билгеләү дә һ.б. планда карала. Еллар буе республикада туган татар теленә дәүләт статусы бирү мәсьәләсе районнарның татар оешмалары планнарына кертелсә дә, төрле чараларда, җыелыш-җыеннарда яңгыраса да, йөк урыныннан кузгалмый, Башкортстан татарларының иң зур теләге ал хыял булып кала бирә, киресенчә, халык исәбе алынган саен без азаябыз, ә бит зур сан – зур көч ул. “Әмма бу җан әрнүе планга кертелгән икән, шулай калсын, тама-тама, барыбер бер килеп тамчы ташны тишә ул”, – дип фикерен белде активистыбыз, озак еплар Татар иҗтимагый үзәген җитәкләгән Флүр Яһудин. Килешми булмый, өмет иң соңгы булып үлә, диләр бит.
Әле бар җирдә яңа, 2025 елны каршылау өчен әзерлек бара, күңелле мәшәкатьләр, балаларны бүләкләр белән сөендерү, чыршы бәйрәмнәре... Татар җәмәгатьчелеге дә, әлбәттә, читтә калмый.
Җыелышны урындагы бүлек җитәкчесе, чын мәгънәсендә эше, сүзе белән Бәләбәй төбәге татарлары арасында ихтирам казанган Рәсүл Гәрәев алып барды.
Без, Бәләбәй татарлары, менә шундый изге, якты уйлар белән яңа, 2025 елга аяк басарга ниятлибез. Хөрмәтле, милләттәшләр, дуслар, фикердәшләр, рухташлар! Барыгызны да якынлашып килгән Яңа ел белән! Җирдә Тынычлык урнашып, яугирләребез исән-имин җиңү белән өйләренә кайтсыннар, һәр гаиләдә татулык, иминлек, бәрәкәт хөкем сөрсен. Сау -сәламәт булып, Өмет, Ышаныч һәм Ярату белән җитәкләшеп Бәхет юлыннан атлыйк. Бергә булыйк! Бердәм булыйк!
Зәйфә Салихова.
Автор фотосы