Бәләбәй ирекмәннәре йокы капчыкларына чираттагы партияга заказ биргән. Тиз арада алар тегелеп, Курск юнәлешендәге безнең хәрбиләргә озатылган.
– Тегү эше җиңел түгел. Шушы көннәрдә Приют водительләре-ирекмәннәре үтенече буенча дронга каршы пончо тектем, ул биш катлы термоодеялдан тора. Пончо җыела, тоткалы импровизацияләнгән сумкага җыеп салына. Озын буйлы кешегә чамаладым. Аны егетләр дронга каршы одеял-ышыклагыч итеп файдалана алалар. Ике төрле вариантта тектем. Кайсы вариантның яхшырак икәнен белер өчен яугирләрдән хәбәр көтәм, – дип уртаклашты Роза Рәфкать кызы.
Әйтергә кирәк, тегүче бу эшне бушка эшли. Ирекмәннәр аңа тукыма һәм фурнитура өчен акча күчерә.
Рәмзилә Камеристова әзерләде.
Фото Р. Байбунова архивыннан.