Бәләбәй гуманитар- техник колледжы ирекмәннәре яңа ел спектакле тәкъдим иттеләр.
Бәйрәмдә тату, дустанә халәт хөкем сөрде. Ирекмәннәр төркеме кызлары балаларга бәйрәм кәефе, онытылмас тәэсоратлар һәм чын могҗизаларга ышану бүләк иттелр.
Яңа ел спектакле ахырында аларны көтелмәгән сөенеч көтте.
Суд приставларының Бәләбәй районара бүлеге хезмәткәрләре анимацияле тамаша оештырдылар. Тылсымлы мәчегә барсы да таң калды, ул якынлашып килгән Яңа ел белән котлады, изгелек, күңелле бәйрәм теләде.
Бәйрәм ахырында балалар җәмгыятьнең Бәләбәй оешмасыннан һәм Суд приставларының Бәләбәй районара бүлегеннән бүләкләр алдылар.
Светлана Прокофьева әзерләде.
Фото җәмгыятьнең Бәләбәй оешмасыннан.