Бәләбәйдән укуда, спортта уңышларга ирешкән 20 укучы бардык. Ә Башкортстаннан барлыгы 1000 ләп уку алдынгылары, төрле олимпиада-конкурсларда җиңүчеләр, шулай ук ятим, хәрби операциядәгеләрнең балалары һ.б. онытылмас бәйрәмдә катнашты.
Беренче көнне безне Патриот паркына алып бардылар. Без анда гаять куәтле хәрби техниканы карап хәйран калдык. Чыршы да матурлыгы белән сокландырды.
Икенче көнне “Башкортстан” концерт залында яңа ел бәйрәменә җыелдык. Безне Башкортстанның мәгариф министры котлады,изге теләкләр теләде. Бергәләп Чыршы тирәли дә әйләнеп йөрдек, төрле әкият геройлары мавыктыргыч итеп чыгыш та ясадылар. Уфаның 450 еллыгына багышланган спектакль карап, күпне белдек, бик ошады. Ә тагын бик күп бүләкләр биреп шатландырдылар.
Мин Республика яңа ел чыршысына баруым белән горурланам. Тырыш, максатчан итеп тәрбияләгәннәре өчен әти-әниемә, укытучыларыма рәхмәт!
Артур Шафиев,
Бәләбәй татар гимназиясенең 9а классы укучысы.