Барлык яңалыклар
Новости
27 декабрь 2024, 15:00

Суд вәкилләре мәктәп-интернатта тәрбияләнүчеләрне Яңа ел белән котладылар

2025 ел алдыннан   Башкортстан Республикасының Бәләбәй шәһәр суды рәисе Лениза Гәрәева һәм хөкемдар Ольга Огородникова Бәләбәй шәһәренең  мәктәп-интернатында булдылар.

Суд вәкилләре мәктәп-интернатта тәрбияләнүчеләрне Яңа ел белән котладылар
Суд вәкилләре мәктәп-интернатта тәрбияләнүчеләрне Яңа ел белән котладылар

 Бу инде күркәм йола: суд коллективы ел саен тәрбияләнүчеләрне бәйрәмнәр белән котлар һәм аларга шатлык бүләк итәр өчен интернатка бара.

Анда булганда  вәкил ханымнар балаларга суд хезмәткәрләре туплаган яңа ел бүләкләрен тапшырдылар. Балалар игътибар һәм хәстәрлек билгесе булган зур булмаган сюрпризлар алдылар.

Моннан тыш, Лениза Рамил кызы һәм Ольга Владимировна балаларга сәламәтлек, укуларында уңышлар һәм хыялларының тормышка ашуын теләделәр.

 – Авыр тормыш хәлендә калган балаларны яклауның мөһимлеген без аңлыйбыз, һәм һәр бала үзен кирәкле, яраткан итеп тойсын өчен мөмкин булганның барсын да эшләргә тырышабыз, – диде Лениза Гәрәева.

Регина Иванова әзерләде.

Фото шәһәр судыннан.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: