"Хәрбиләрнең аерым категорияләре балаларына өстәмә социаль ярдәм чаралары күрсәтү максатында карар итәм: 1. СВОда катнашу чорында, я территорияләрдә террорчылыкка каршы операция уздырганда яисә Сүрия Гарәп Республикасы территориясендә махсус бурычларны үтәгәндә әсирлеккә алынган яисә хәбәрсез югалган хәрби хезмәткәрләрнең балаларына Русия Федерациясе субъектында (балаларның яшәү урыны буенча) билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумы күләмендә айлык социаль түләү билгеләргә", — диелә документта.
Бу социаль пособие башка түләүләргә йогынты ясамаячак. Айлык түләү командир приказында күрсәтелгән әсирлек яисә хәбәрсез югалу датасы белән билгеләнәчәк, ләкин 2024 елның 1 декабреннән дә иртәрәк түгел.
Чыгымнарны финанслау - Русия Хөкүмәтенә, пособие билгеләүнең һәм акчаларны түләүнең конкрет тәртибен билгеләү башкарма власть органнарына йөкләнгән.
Указ аңа кул куелган көннән - 2024 елның 26 декабреннән үз көченә керде.
Фото: башинформ