Механизация урамындагы 1/1 һәм 1/2 санлы күпфатирлы йортларда, шулай ук Ревоюционерлар урамындагы 44 нчы йортта урнашкан бөтен уңайлыклары булган фатирларга ия булган бәхетлеләрне Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев, МР Советы рәисе Сергей Лущиц, БР төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Элина Даминева, йорт салучылар – «СтройСнабМастер» һәм «Стройинвест-Стронег» җәмгыятьләре вәкилләре котладылар.
– Балалар, Яңа ел алдыннан тормышыгыздагы озак көтелгән шатлыклы вакыйга белән котлавы күңелле. Сезнең гаиләләр корып, бу ямьле, якты фатирларда балалар үстереүгезне телим. Яхшы эшләре өчен йорт салучыларга рәхмәт, – диде Азат Альверт улы.
БР төзелеш һәм архитектура министры урынбасары бәләбәйлеләргә яңа фатир ачкычлары яңа, бәхетле тормышка ачкыч булсыннар, дип теләде.
Революционерлар урамындагы 44 нче йорттан социаль торак бирелгәннәр арасында СВОда катнашучылар, шулай ук әле һөҗүм бригадасы составында алгы сызыктагы яугирнең хатыны, Ксения Постол да, бар.
– Иван СВОга киткәнче бала тудырырга өлгермәдек. Гаиләдә улыбыз да, кызыбыз да булуын телибез, – диде журналистларга Ксения.
Марина Тимофеева, СВОда катнашучының – ятим бер баланың опекуны болай диде:
– Җитәкчелеккә, район хакимияте хезмәткәрләренә ятим балаларны игътибарсыз, яклаучысыз калдырмаганнары өчен рәхмәт. Безнең Данил хәзер үз фатиры барлыгын белми әле. Бу аның өчен көтелмәгән сөенеч булачак. Яңа фатирларга күченүчеләр барсы да бәхетле яшәсеннәр, тормышларында тик шатлыклы вакыйгалар гына булсын!
Сүз яңа фатирлыларга
Константин Лысенков:
– Мин Механизация урамындагы 1/1 нче йортта 1 нче фатирда яшәячәкмен. Хәләл җефетем белән кыз үстерәбез, аңа алты яшь. Яңа җиһазлар сатып алып, 2025 нче елны биредә гаиләбез белән каршыларга телибез, Бу йортларны салганнарга, хыялдагы фатирны алырга ярдәм иткәннәргә – барсына да рәхмәт!
Валерия Егорова, Ревоюционерлар урамындагы 44 нче йорт:
– Ятим балалар һәм ата-ана каравыннан калган балалар турында хәстәрлек өчен республика һәм безнең район җитәкчелегенә рәхмәт. Сез үз гамәлләрегез белән законнарның эшләгәнен раслыйсыз. Безнең кебек кешеләрнең дәүләттән күбрәк торак алсын иде.
“БХ” белешмәсе
2024 елда ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан калган балаларны торак белән тәэмин итү өчен Бәләбәй районына федераль һәм республика бюджетларыннан 51 миллион сум субвенция бүленгән.
Революционерлар урамындагы 44 нче йорттагы бер фатир авыр хроник чир белән җәфаланучыларның торак шартларын яхшырту программасы буенча республика бюджетыннан акчага сатып алынган.
Римма Солтанова.
Елена Петрова фотолары.