Ихлас әңгәмәләшүдә СВОда катнашып Туган ил өчен гомерләрен биргәннәрнең тол хатыннары, әниләре, туганнары ирләрен, улларын, туганнарын югалту кайгысын ничек кичерүләрен сөйләделәр. Алар хәрби комиссариат, Республика халыкны социаль яклау үзәге, Русия социаль фонды филиалы, Үзәк район дәваханәсе, “Ватанны саклаучыларга” дәүләт фонды филилы вәкилләренә сораулар бирә һәм консультацияләр ала алдылар. Хәл итәр өчен вакыт таләп иткән кайбер мәсьәләләр контрольгә алынды.
– СВОда һәлак булганнарның гаиләләрен яклау, ярдәм күрсәтү влсатьның бөтен структуралары һәм дәрәҗәләре өчен өстенлекле булып тора, – диде Азат Альверт улы һәм үз урынбасарларының, район биләмәләре башлыкларының якыннарын югалткан якташлары язмышында иң игътибарлы катнашуларын үтенде. Ул шулай ук СВО геройлары истәлегенә стела эшләү һәм Батырлык ордены белән бүләкләнгән, һәлак булган яугирләр укыган уку оешмалары биналарында истәлек тактаташлары кую турында бәләбәйлеләрнең башлангычын хуплады.
Барлыгы 26 сорау бирелде, аларның күбесе хәрби ведомствога адресланган.
Сыр ясаучылар яңа биеклекләр яулады
“Бәләбәй “Почет билгесе” орденлы сөт комбинаты” җәмгыяте традициягә әйләнгән “Предприятие көне”н билгеләде. Бәйрәм Бәләбәй районының Үзәк Мәдәният сараенда узды.
2024 ел комбинат коллективы өчен уңышлы булды: яңа йомшак сырлар җитештерү цехы салынып бетте, предприятие эшчәнлегенә идарә итүнең яңа мәгълүмат системасын кертү төгәлләнде. Бу проектлар “Феникс” һәм “Альбатрос” дип йөртелә.
Быел тугыз хезмәткәр югары дәүләт һәм тармак наградаларына лаек булды. Комбинатның 90нан артык хезмәткәре төрле дәрәҗәдәге наградалар һәм бүләкләр алдылар.
Гасырлардан озын булып дәвам итсен гомер!
Бәләбәй районының иң зур – 15 нче мәктәбе 50 еллык юбилее билгеләде.
Педагоглар, укучылар коллективын, ветераннар һәм төрле еллар чыгарылышларын бәйрәмнең почетлы кунагы Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев алтын юбилей белән тәбрикләде.
15 нче урта мәктәпнең Бәләбәй районы мәгариф системасында лаеклы урын биләвен һәм хаклы рәвештә алдынгы тәҗрибә мәктәбе булуын билгеләп, ул мәктәпнең бинага капиталь ремонт эшләүгә федераль проектка кертелүен, нәтиҗәдә Русия бюджетыннан 120 млн сум акча бүленәчәген хәбәр итте. Урындагы бюджеттан да кушып, 2026 елдан 2027 елгача учеждениене яңартуга 180 миллион сумлык ремонт эшләү ниятләнә.
Яңа спорт объекты ачылды
Бәләбәйнең Сәламәтлек сукмагында универсаль блок-комплекс ачылды. Ул хәвефсезлекнең бөтен нормаларына җавап бирә. Монда спортчыларга чишенеп киенергә уңайлы, җылы. 30 елдан артык хезмәт иткән иске бинадан аермалы буларак, яңасында тренерлар бүлмәсе, склад, ачери-биатлончылар өчен тир, гараж бар. Күмәк мәйданы 100кв.м.
“Сәламәтлек сукмагы” универсаль блок-комплексы кыска срокларда төзелде һәм яңа кышкы мизгел башланган көнне ачылды.
Хезмәтенә күрә хөрмәте
Төбәкнең физкультура-спорт хәрәкәте үсешенә әһәмиятле өлеш керткән өлкә хезмәткәрләре БР Спорт министрлыгының ведомство наградалары белән бүләкләнделәр, алар арасында Бәләбәй тренерлары да бар. Винер Абзаловка (гер спорты) – Почет грамотасы, Юрий Иваничкин (өстәл теннисы) рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Башкортстан башлыгы стипендиатлары булдылар
Бәләбәй гуманитар-техник колледжының дүртенче курс студентлары Георгий Плешаков белән Диана Атаева республика башлыгы стипендиясен алдылар.
Талантлы студентлар яхшы укыйлар, колледж һәм район тормышында актив катнашалар. Алар – республика, бөтенрусия һәм халыкара олимпиадаларда һәм конкурсларда катнашучылар һәм җиңүчеләр.Тырыш яшьләрне хезмәт сөю, креативлык һәм үзләрен һөнәри үстерүгә җитди мөнәсәбәт аерып тора.
Республика башлыгы стипендиясен алу – аларның тырышлыгы һәм максатка омтылучанлыгы җимеше.
Саклаучыларны җылытыйк!
– Яңа ел якынлаша! Барсы да диярпек консерваланган яшелчәләр, җимешләрдән салатлар әзерләячәк. Күпме калай банкаларны чүп контейнерларына илтәчәкләр, ә бит аларны җыеп, окоп шәмнәре эшләргә була. Мөһим эш өчен буш банкаларны җыюны оештыру үтенече белән бәләбәйлеләргә мөрәҗәгать итәргә ярдәмләшегез, – дип үтенде укучыбыз Людмила Николаевна.
Хөрмәтле Бәләбәй районында яшәүчеләр!
Калай банкаларны Гуманитар ярдәм үзәгенә (Бәләбәй, Ленин урамы,3) яки үз авылың пунктына китерергә мөмкин. Ирекмәннәр аларны гуманитар ярдәм белән бергә Бәләбәйгә китерәчәк. Аннары теләге булганнар окоп шәмнәре эшләп, СВО зонасына сугышчыларга җибәрәчәкләр.
Бәләбәйлеләр, үзебезнекеләргә кушылыгыз!
Тупланманы ЗҢәйфә Салихова әзерләде.