***
10 литр суга ярты каптан аз гына күбрәк тоз салып, суны кайнатып чыгарабыз. Кәстрүлнең зурлыгына карап, казны бүлеп яки бүлмичә салабыз. Кайнап чыккач, 1,5 сәгать чамасы уртача утта пешерәбез. Уттан алгач, итне шулпасында 2 сәгать тотабыз. Суынгач, турыйбыз. Бик тәмле, сусыл ит килеп чыга. Сөягенә кадәр тоз тәме үтә.
***
Казны кичтән тозлы суга салып куябыз. Иртән, кәгазь сөлге белән корыткач, эченә-тышына мул итеп аджика, 3–4 тырнак сарымсак (угыч аша уып), бер лимон согы сылыйбыз. Каз эченә 1 әфлисун (кабыгыннан чистартып), ярты лимон (телемләп кисеп), 1 алма, 2–3 кара җимеш тутырып, фольгага төрәбез. Газ мичендә ике сәгать пешерәбез. Пешкәч, фольганы ачып, казның өстен кызартып алабыз.
Чыганак: Ватаным Татарстан