Барлык яңалыклар
Новости
31 декабрь 2024, 11:00

“Бәләбәй хәбәрләре” белән бергә!

Менә инде Русиядә Гаилә елы булып билгеләнгән 2024 нче ел да узып бара, бүген аның соңгы көне. Һәрберебезгә мәгълүм булган шатлыклы-сөенечле дә, кайгы-хәсрәтле дә  – әһәмиятле һәм истәлекле вакыйгалары белән  ул ил, республика, үз районыбыз  тарихында үз урынын ала. Гаилә елы булганга гына түгел, гомумән,  ишле, тәрбиягә бала алган, махсус хәрби операциядә  һәлак булган, әле алгы сызыктагы яугирләрнең  гаиләләренә, балаларга, ата-аналарга карата игътибар һәр җәһәттән  артты һәм шулай дәвам итәчәк.

“Бәләбәй хәбәрләре” белән бергә!
“Бәләбәй хәбәрләре” белән бергә!

Шәһәр һәм районның  берләштерелгән “Белебеевские газета”сы канаты астында туган телебездә чыгып килүче “Бәләбәй хәбәрләре” битләрендә дә гаилә, шәһәр һәм район тормышы, махсус хәрби операция һәм яугирләргә ярдәм –  төп темалар булдылар.

Аена ике генә мәртәбә чыгуына карамастан, басманың  “Заман. Тормыш. Кешеләр”,  “Халкым минем” ,“Кич  утырганда”  сәхифәләре  шулай ук үрнәкле милләттәшләребез, мәдәният һәм сәнгать, әдәбият,  Бөтендөнья татар конгрессының урындагы бүлеге, “Ак калфак” оешмасы эшчәнлеген һ.б. яктыртырга тырышты. “Бәләбәй хәбәрләре”нең  тагын бер  изге максаты  аны алдырган һәр өйгә туган телебез аша милли үзаң,  җылылык, яктылык, дуслык  алып килү  булды,  һәм бу 2025 елда да шулай дәвам итәчәк.

Хөрмәтле дусларым, басмага яңа елга да язылып, сез  тарих елъязмачысы булган аңа,  ана сөте белән кергән туган телебезгә ихтирамыгызны, яратуыгызны белдердегез. Бәләбәй район хакимияте,  “Ватанны саклаучыларга” фонды филиалы, тарихи мәчет, Татар гимназиясе ,  шәһәрнең үзәк китапханәсе коллективлары   газетага актив  язылучылар булдылар. Кайбер милләттәшләребез үзләре язылып кына калмады, бүләк  рәвешендә башкаларга да яздырды, савап булсын (Гөлфия Зиннәтуллина, Резеда Ильина һ.б.).  Ә туган тел, татар дөньясы өчен янып эшләп йөргән Рәсүл Гәрәев исә үз акчасына  10 кешегә газета бүләк итте.

Басмага язылу планы үтәлде, әмма күңелнең бик шатланасы килми. Бәләбәйдә һәм районда  милләттәшләребез 20  меңнән дә артык,  ә газетаның тиражы бер меңгә дә тулмый икән, ничек сөенәсе килсен.  Мәктәпләрдә  туган телләрнең юк кимәлендә укытылуы, күпләрендә ул рус телендә Родной язык  белән алыштырылуы,  татар дип  саналган гаиләләрдә дә ана теленең үгисетелгән хәлдә булуы – туган телен белмәгән ата-аналар буыны үсүе, җәмгыятьтә аны кирәксенмәү вазгыяте тудыру җанны әрнетә.

Басма газетадан тыш, “Бәләбәй хәбәрләре”нең  “Бәйләнештә” социаль челтәрендә үз төркеме дә бар. Кызыксынган милләттәшләребез анда кереп тә, республика, район-шәһәр яңалыкларын укый, фотолар карый, фикерләрен язып калдыра алалар.  Бу җәһәттән иң актив Гөлфия Зиннәтуллинаны билгеләп үтәсе килә.

Күп булмаса да, арабызда каләм тибрәтүчеләр дә юк түгел. Гөлфия Зиннәтуллина, Фирдәвес Мусина, Финзирә Шакировалар шигъри каләмнәрен шомарту юлында; истәлекләр язучы Вәзимә Хәлилованың каләме бик җылы; Рәзидә Игебаеваның  шигырьләре игътибарга  лаек. Татар гимназиясе укытучылары Люзия Фәттахова, Резеда Гыйззәтуллина –  балаларны язу иҗатына әйдәүче мөгаллимәләр (бусы аеруча мөһим). Әдәби әсәрләре, мәкаләләре белән һәрчак  газетабыз  битләрен баетучы, республикада  зур танылу алган Камил Фазлетдиновка бик  рәхмәтлебез.

Әйе, катлаулы заманда яшибез, әйе, барыбыз да сугышлар тәмамланып, ир-егетләребезнең җиңү белән әйләнеп кайтуларын телибез, әмма, ничек кенә булмасын,  шәһәр, район иминлеге өчен намуслы хезмәт куеп, бер-беребезне аңлап, бер-беребезнең кадерен белеп яшәвебез белән яшәү барыбер матур. 2025 елда да “Бәләбәй хәбәрләре” белән  бергә булуыгыз сөенечле.

Хөрмәтле дуслар, 2025 ел барыбыз өчен дә тик  Бәхет, Иминлек, Бәрәкәт, Тынычлык алып килсен. Яңа ел белән!  

Зәйфә Салихова.

Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: