Барлык яңалыклар
Новости
3 гыйнвар , 16:00

Оекбашлар бәйли яугирләргә

Семенкино авыл советының Ключевка авылында яшәүче Наталия Елисеева махсус операция башланганнан бирле яугирләр өчен 140 пардан да күбрәк оекбаш бәйләгән. Яңа ел чарасында авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Анатолий Никитин Наталия Ивановнага актив гражданлык позициясе өчен  бүләк тапшырган. Мондый ирекмәннәр Семенкино авыл Советында аз түгел.

Оекбашлар бәйли яугирләргә
Оекбашлар бәйли яугирләргә

 – Наталия Елисееваның махсус операциянең беренче көннәреннән үк СВОда катнашучыларга гуманитар ярдәм озатуын без ике ел элек очраклы гына белдек. Ул бик тыйнак кеше, аның бәйләгән оекбашларының чираттагы партиясен  алырга  Ключевкага баргач, фотога да төшәргә теләмәде. Сәламәтлек сагы ветераны: “Мин моны мактасыннар өчен эшләмим. Күңел малайларга ярдәм итүемне сорый, ә мин аларга башка төрле булыша алмыйм. Бу изге күңелле хатын бәйләгән һәр оекбашы эченә җылы гади носкилар да сала, егетләргә аларны бергә киюе уңайлы, өйбәт булыр, ди, – шулай дип сөйләде авыл хакимияте белгече Татьяна Никитина.

Наталия Елисеева бәйләгән әйберләрен Туган ил сакчыларына район ветераннар советы аша гына түгел, алгы сызыктан ялга кайткан яугирләр аша да озата.

Римма Солтанова.

Т. Никитина фотолары.

Оекбашлар бәйли яугирләргә
Оекбашлар бәйли яугирләргә
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: